Главная » Архив материалов » Новости » «Ана - бөек исем!»

19.11.2020

«Ана - бөек исем!»




Ана - бөек исем.
Ана - бөек исем!
Һәр кешегә ул бик кадерле.
Үсеп җиткәч, олыгайгач кына
Аңлыйбыз шул синең кадерне.
Төн йокыларың йокламый,
Биреп миңа бар көчең,
Тырышып тәрбияләдең,
Мин кеше булсын өчен.
Тумыштан ук туган телгә
Мәхәббәтне сеңдердең.
Күңелемә моң дәрьясын,
Газиз әни, син бирдең.
Синең ягымлы карашың
Күңелләрне җылыта.
Яхшы сүзең, киңәшләрең
Ярдәм итә һәрчакта.
Рәхмәтлемен, әнием,
Авыр булган чакларда,
Бернәрсәгә дә карамый,
Гел янымда булганга.

* * *

Яшем әллә шундый булгангамы,
Әллә үзем шундый булганга?
Авыр сүзем яки эшләр белән
Сине рәнҗеткән чак та була.
Һәрвакытта гафу итәсең,
Каян синдә шундый зур йөрәк?
Сиңа тормышта иң мөһиме-
Безнең бәхетле булу кирәк.
Мин яратам сине, әнием,
Дөнья ямьле тик син булганга.
Киләчәккә иң зур теләгем-
Әни булгач, сиңа охшарга.

Студентка КГМУ


Категория: Новости | Дата: 19.11.2020 13:22
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]