Главная » Архив материалов » Новости » Әнкәй

25.11.2020

Әнкәй




Әнкәемнең төшләре
Гел матур була иде.
Хәтфәдәй яшел чирәмдә
Чәчәкләр күрә иде.

Төштә күрдем әнкәемне,
Җыя зәңгәр чәчәкләр.
Кызым чәчкә ярата дип,
Тели изге теләкләр.

Әнкәемнең яратканын
Төшләремдә күрәмен,
Миңа бары бәхет тели,
Шуны мин бит сизәмен.

Очып йөрим әнкәемне
Төштә күргән көннәрдә.
Шундый рәхәт булып китә
Әнкәй кергән төннәрдә.

Зияратка барган саен
Зиһеннәрем яңара.
Ничек шулай бәйләнеш бар
Аңлый алмыйм һаман да?

СОШ №41


Категория: Новости | Дата: 25.11.2020 11:03
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]