Главная » Архив материалов » Новости » Сезнең балаларыгыз өчен иң күнелле 18 көн!

28.05.2018

Сезнең балаларыгыз өчен иң күнелле 18 көн!


2018 елнын 18 июненнән – 5 июленә кадәр «Нур» яшьләр үзәге 9-14 яшьлек балалар өчен «Сәяхәт» татар милли профиль сменасын үткәрә.
18 көн дәвамында мәдәният һәм сәнгать, милли гореф-гадәтләр, традицияләр дөньясына чума аласыз. Монда Сез декоратив-сәнгать серләренә төшенерсез. Сезне яңа танышулар, күренекле татар эстрадасы артистлары белән очрашулар көтә.
Смена программасы кысаларында балаларны сихри комлы анимация дөньясы каршы ала. Могҗизалы рәсемнәрне балалар Яр Чаллы шәһәренең комлы анимация мәктәбенең җитәкчесе Алина Хайруллина белән бергә иҗат итәләр.

Махсус сменаның катнашучысы бул!

 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (905) 373-22-63 – Регина Альберт кызы.


Категория: Новости | Дата: 28.05.2018 10:00
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]